Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Полиция подполковнигы халыкны ярдәмгә чакырды

«Бергә эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсе яхшы була», - диде ул.

Чаллыда җитәкчеләрнең халык белән традицион очрашуы дәвам итә. Шундый очрашуларның чираттагысы 43нче мәктәптә узды. Анда хокук саклау органнары вәкилләре дә катнашты. 

Полиция подполковнигы Иван Романов яңа шәһәрнең 48нче бистәсендәге вәзгыять турында сөйләде. Бистә территориясендә узган елда 1874 җинаять кылынган. Ул җәмәгать тәртибен бозучылар белән көрәштә халыкның ярдәм итүен ягъни канун бозучылар, имин булмаган гаиләләр турында полиция вәкилләренә хәбәр итәргә кушты. 

"52-92-80 телефоны буенча шалтыратыгыз. Әлегә 49нчы бистәнең участок полициясе юк. Кандидатлар карала. Тиздән аларның да участковые булачак, – диде ул.

Ул халыкны мошенниклар ятьмәсенә эләкмәс өчен сак һәм игътибарлы булырга чакырды.

«Таныш булмаган номерларны алмагыз, сылтамалар буенча кермәгез, карта номерыгызны беркемгә дә әйтмәгез, приз оттыгыз дигән сүзләргә ышанмагыз», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция мошенниклар