Причёска ясатып чыккан пенсионер төрмәгә эләгергә мөмкин
Яңалыклар тасмасы

Причёска ясатып чыккан пенсионер төрмәгә эләгергә мөмкин

Ул моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

63 яшьлек пенсионерны парикмахерның кесә телефонын урлауда гаеплиләр. Ул гүзәллек салонында чәчен тәртипкә китергәннән соң, эленеп торучы халат кесәсеннән телефонны урлап кача. Хокук сакчылары карак клиентны шул ук көнне тота. Ул моңарчы да 11 тапкыр урлау маддәсе буенча хөкем ителгән булган. Бу юлы да аңа карата җинаять эше кузгатылды. Кеше әйберен урлау өчен иң күбе 2 елга кадәр төрмә яный. Тиздән суд утырышы булачак. 

Фото freepik.com сайтыннан


җинаять 02 увд мвд полиция

Нет комментариев