Бу турыдагы хәбәрне Мәскәү шәһәренең коронавирусны контрольдә тоту һәм мониторинг оператив штабында җиткерделәр.
Мәҗбүри вакцинация ясатырга тиешле Россия халкы прививкадан баш тарта ала, ләкин алар эштән азат ителәчәк. Бу турыда да оперштабта сүз алып барылды, дип хәбәр итә РИА Новости.
Эштән азат ителгән кешегә хезмәт хакы түләнмиячәк. Бу срок эш стажына да кертелмиячәк һәм түләнә торган яллар да бирелмиячәк.
Нет комментариев