Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин котлады

Россия Президентының Мактау грамотасы белән йогышлы авырулар хастаханәсе бүлек мөдирләре Фирзия Гиздуллина, Елена Миниева, Евгений Стрельцов, 6нчы балалар шифаханәсе баш табибы Денис Дуткин һәм БСМПның табиб-лаборант Нурия Морзаханова бүләкләнде.

 

Тантаналар сараенда бер төркем фидакарь шәһәрдәшләребезгә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Илебезнең  дәрәҗәле бүләгенә коронавирус инфекциясе шартларында халык сәламәтлеген саклауга күп көч сарыф иткән сәламәтлек саклау хезмәткәрләре лаек булды.

  • Кызганыч, соңгы вакытларда шатлыклы вакыйгалар уңаеннан очрашулар күп булмады. Моңа пандемия сәбәп булды. Шәһәрдәшләребез илебез, республика җитәкчеләренең, хезмәт коллективларының бердәм эшләве нәтиҗәсендә пандемиягә бәйле хәл тотрыклана. Моның өчен беренче чиратта табибларга, шәфкать туташларына, санитаркаларга – сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчләрнең барысына да рәхмәт. Сезнең хезмәтне Россия Президенты Владимир Путин да югары бәяләде. Ә Сезгә илебезнең дәүләт бүләкләрен тапшыру  минем өчен зур дәрәҗә, - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ЗАГСка килүчеләрне котлап. Россия Президентының Мактау грамотасы белән йогышлы авырулар хастаханәсе бүлек мөдирләре Фирзия Гиздуллина, Елена Миниева, Евгений Стрельцов, 6нчы балалар шифаханәсе баш табибы Денис Дуткин һәм БСМПның табиб-лаборант Нурия Морзаханова бүләкләнде. Ә Россия Президентының рәхмәт хатына ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары Екатерина Петрова, Римма Жуматдилова, Айгөл Кәримова лаек булды. 2нче шифаханә баш табибы Азат Фәтхетдинов Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Тантанада шулай ук төзелеш, сәнәгать, спорт һәм энергитка тармакларының алдынгы хезмәткәрләренә дә республиканың дәүләт бүләкләре  тапшырылды.

Шәһәребезнең горурлыгы булган хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасын Чаллының иҗат коллективлары үзләренең матур чыгышлары белән бизәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев