Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин вакцина ясатамы?

Ул үзе бу хакта хәбәр итәчәк.

Коронавирус вакцинасы Русия Президенты Владимир Путинның прививкалар календарена керәчәк, әмма ул аны табиблар рөхсәтеннән соң гына кадатачак. "Эхо Москвы” радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов әнә шундый фикер белдерде.

«Минемчә, аның прививкалар календаре бар. Табиблар шуңа таянып эш итә, әлбәттә. Һәм мин уйлыйм, бу календарь төгәл үтәлеп бара. Менә табиблар әйткәч, ул, бу яктан, үз сәламәтлегенә бик сак карый, димәк, ул табибларга колак салырга тиеш», - диде Венедиктов «Эхо Москвы» радиостанциясе эфирында. Ул Путинның COVID-19 прививкасы кадату турындагы карары нәкъ менә аның табибларының фикеренә бәйле, дип өстәде.

Венедиктов фикеренчә, коронавирустан прививка ясату күбрәк сәяси адым булып тора. Әмма, дип ачыклык кертте журналист, сәяси адым белән Путинның үз сәламәтлегенә карата сак мөнәсәбәте арасында дәүләт башлыгы соңгысын сайлаячак.
Элегрәк Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков, Владимир Путин прививка ясарга карар иткәч, ул үзе бу хакта хәбәр итәчәк, дип белдерде. Шулай ук дәүләт башлыгы коронавирустан нинди вакцина белән прививка ясалачагы турында да шәхсән хәбәр итәчәк.

 

Чыганак:Кызыл тан

Фото:ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев