Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радик Юлъякшинга - Тукай премиясе?

Татарстанда Радик Юлъякшинга татар телен саклауга керткән өлеше өчен Габдулла Тукай премиясен бирергә тәкъдим иткәннәр.

“Татар-информ” агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, Юлъякшин кыска гына вакыт эчендә функционерлар миллион сумнарга да булдыра алмаган эшне башкарды, дип исәпли.
Аның концертларыннан соң кешеләр урамда, транспортта туган телләрендә сөйләшергә, хәтта җырларга да оялмый.
1 декабрьдә Радик Юлъякшин “Татнефть-Арена”да концерт куйды. Аны карарга тугыз меңнән артык кеше килгән. Бу - татар эстрадасында рекорд. Элегрәк ул “Уфа-Арена”да сигез мең кеше җыйган иде.

 

https://kiziltan.ru/kultura/16369-radik-yulyakshinga-tukay-premiyase.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев