Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Райисполком» тукталышындагы павильоннарны җимерәләр

Алар кемгә комачаулый?

Чаллының “Райисполком” тукталышы танымаслык хәлдә. Тезелеп торучы павильоннар урынына җимерек корылмалар өеме. Урында техника эшли. Биредә «Донер» кафесы, «Между булок», “Вкусно house” һәм Li & Li чәчәкләр бутигы эшли иде. Хәзер белдерүләре аунап кына ята. 

Исегезгә төшерәбез, яз көне «Ак батыр» павильонын сүттеләр. Моның сәбәбе нидә соң? 

"Шәһри Чаллы" редакциясе шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗановага сорау белән чыкты.

- Әлеге объектлар башкарма комитет карары белән муниципаль казнага тапшырылды. Эшмәкәрләргә аның урынына башка җир кишәрлекләре бирелде.
Демонтаж булачагы турында без аларны алдан, август аенда ук кисәтеп куйган идек, - дип сөйләде Римма Мөхәммәтҗанова. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес