Раил Садриевка нинди сак чарасы билгеләнде?
Яңалыклар тасмасы

Раил Садриевка нинди сак чарасы билгеләнде?

Казанда суд утырышы булды.

Казанның Вахитов районы судында Буа театры директоры-сәнгать җитәкчесе Раил Садриевка карата сак чарасын билгеләү буенча утырыш булды. Суд карары буенча Раил Садриевка театрга барырга, шаһитлар белән сөйләшергә, яшәү урыныннан төнлә чыгып китәргә ярамый. 

Сак чарасы 2 июльгә кадәр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Раил Садриев үзе төп рольдә уйнаган «Дәрвиш» спектакленә  билетларны хатынының ИПсы аша сатуда гаепләнә. Монда яздык. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Раил Садриев Сак чарасы

Нет комментариев