Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Район башлыгы «Шәһри Чаллы»га яздырды

«Шәһри Чаллы» газетасында «Язылу бүләк ит!» акциясен башлап җибәрдек. Бу игелекле эшкә Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин беренчеләрдән булып кушылды. Ул улларын хәрби операциягә озаткан аналарны 2023 елның беренче яртысына «Шәһри Чаллы»га яздырды.

– Мин үзем Актаныш районыннан. Күптән түгел Чаллыда Актаныш районы якташлары очрашуы булды. Шунда район башлыгы Ленар Зарипов белән бүгенге татар газеталары турында сөйләштек. Ул ветераннарны газетага яздыруы турында әйтте. Шунда мин дә өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең әниләренә газета бүләк итә алам бит дип уйладым, – дип сөйли Фидәрис Фәндәвисович. 

Без Фидәрис Хәбибуллин белән өлешчә мобилизациягә эләккән Рәфыйк Камалетдиновның әнисе Фәйрүзә ханым янына бардык. Газетага яздырабыз дигәч, Фәйрүзә ханым бик сөенде. «Шәһри Чаллы»ның берничә санын күрсәткәч, «Ии, Алланың рәхмәте! Карагыз әле, монда бит без ярата торган «Дневник татарина»ны язганнар. Рәхәтләнеп укыйбыз болай булгач. Бик зур рәхмәт», – диде. Улы турында ул: 

– Улым хәрби операциягә үз теләге белән китте. Чаллыдан беренче партия белән алынды. Казанга хәрби укуларда хәзер. Әлбәттә, бик борчылдым. Әмма кирәк икән, үзе тели икән, тыймыйм, дидем. Аның янына Танк училищесына барып килдек. Казанда ике айлык хәрби укулардан соң 25 ноябрьдә поезд белән Украинага алып китәчәкләр дигән хәбәр алдык. Инде берүк исән-сау әйләнеп кайтсын! – дип сөйли Фәйрүзә Мәгъфүровна. 

Рафаэля ханым Сабирҗанова улы Альмирны хәрби хәрәкәткә озаткан.  

– Улыма чакыру билетын өебезгә үк китереп бирделәр. Мин аш бүлмәсендә йөри идем, башта миңа белгертмәде. Повестканы да подъезд төбенә чыгып алды... Улым мине бер ай дәвамында әзерләде. Миңа: «Кайгырма. Барысы да әйбәт булачак! Чакыру булгач, димәк, мин анда кирәк. Качып йөрмим! Уйлама да! Барам», – дип әйтте. Эшли торган җиреннән бронь алу мөмкинлеге дә бар иде. Юк! Нык торды. Бер дә зарланмый, кыенлыклар алдында югалып калмый торган, бик сабыр минем улым. Сагынмаган кайда инде?! Тугыз яшендә иде, әтисен югалтты... Гел авырлыклар гына бит... Инде тизрәк бетсен бу хәлләр! Исән-сау кайтсын дип көн дә догалар кылам, – дип сөйли Рафаэля Димөхәммәтовна.

– «Шәһри Чаллы» газетасын күп тапкырлар күргәнем бар, кулыма эләгеп йотлыга-йотлыга укыган идем. Рәхмәт сезгә, бик күңелем булды, – дип сөйләде ул. 

Вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Теләгән һәркем мохтаҗларга, әби-бабайларга яисә якын кешеләргә ярдәм йөзеннән аларга газетабызны бүләк итә ала. «Шәһри Чаллы» газетасына теләсә кайсы элемтә бүлегендә, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк! 

Гөлия Ибатуллина фотосы  

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев