Яңалыклар тасмасы

Рамазан аенда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә акчалата ярдәм итүчеләр күбәйгән

Төзелеш материаллары белән дә ярдәм иткәннәр.

Бу хакта "Шәһри Чаллы" редакциясенә "Җәмигъ" мәчете төзелеше попечительлек советы җиткәчелеге хәбәр итте. Рамазан - изге гамәлләр ае. "Счётка акча җибәрүчеләр күп. Сайтыбыз аша да кем - 1 мең сум, кем 2 мең сум җибәрә. Әлегә төгәл күпме акча җыелганын әйтә алмыйбыз. Апрель ахыры - май башында билгеле булачак", - диделәр.

Шунысы мәгълүм, ел башыннан 3 ай эчендә мәчет төзелешенә 6 миллион ярым сум тирәсе акча җибәргәннәр. Иң күбе "РБР-16" компаниясеннән. Ул счётка 2 миллион сум күчергән. Исегезгә төшерәбез, компания җитәкчесе Таһир Сөнгатуллин хәйрия йөзеннән мәчет төзелешенә еш ярдәм итә. (Бу хакта без монда язган идек)

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәчет төзелеше

Нет комментариев