Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәсилә Ильясова – «Минем әбием» җиңүчесе - ВИДЕО

«Шәһри Чаллы» газетасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге белән берлектә «Минем әбием» дигән бәйге игълан иткән иде. Без аны Әниләр көне уңаеннан уздырдык. Конкурста Чаллыдан кала, Кукмара районының Чишмәбаш авылыннан, Мамадыш районының Җөри авылыннан, Тукай районының Иске Абдул һәм Теләнче-Тамак авылларыннан җиде гүзәл ханым катнашты.

Катнашучылар безгә үзләренең фотоларын җибәрделәр. Аларда әбиләр үзләренең оныклары белән бакчада эшлиләр, аш-су пешерәләр, чигәләр, бәйлиләр... Һәр фото үзенчәлекле иде. 

Аннары «Шәһри Чаллы» сайтында (http://shahrichalli.ru/) фотолар өчен тавыш бирү үткәреледе. Нәтиҗәдә, 217 тавыш белән Чаллыдан Рәсилә Ильясова җиңүче исеменә лаек дип табылды. Рәсилә ханымны редакциягә чакырып, бүләгебезне тапшырдык.  

– Мин мондый бәйгеләрдә даими катнашырга тырышам. Кызганыч, гел бәхет елмаеп тормый шул. Алай да сезнең газета оештырган экспресс-бәйгедә катнашып, җырчы Илмира Нәгыймова концертына билетлар откан идем. Шундый күңелле концерт карадык. Сөенечкә, «Минем әбием» конкурсында да җиңүгә ирештем. Бәйге барган вакытта хастаханәдә ята идем. Алай да тавыш бирү турында онытмадым. Минем өчен хәтта палатада бергә яткан хатын-кызлар да тавыш бирде. Көн саен туганнар, дуслар, балалар җан атып торды. Алар нык булыштылар, зур рәхмәт үзләренә! – дип сөйләде Рәсилә ханым. 

«Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсупова җиңүчебезгә «Рәхмәт» татар кибете хуҗабикәсе Алсу Рәхмәтуллинадан матур яулык бүләк итте. 

– Конкурсны бик кызыксынып карап бардык. Хәзер бит яхшы әбиләргә дә кытлык. Ә сез үзегезне бары тик яхшы яктан гына күрсәттегез. Чыннан да, лаеклы җиңү. Оныкларыгыз да җидәү бит! Балаларыгыз исән-сау булсын, үзегезгә дә бәхетле гомер генә теләп калабыз. Затлы яулык киеп, үзегезне чын татар итеп хис итеп, милләтебезне зурлап, телебезне, динебезне, гадәтләребезне саклап, алга таба да матур итеп яшәргә насыйп булсын, – диде Резидә Мәхмүтовна.   

– Горурланып үземне яраткан дәү әни дип әйтә алам. Ике кызым, җиде оныгым бар. Шушы көннәрдә сигезенче оныгым дөньяга аваз салачак, Аллаһ боерса. Оныкларым Илвина, Илизә, Нурислам, Илназ, Наилә, Динә һәм Илварны бик яратам. Алар белән төрле эшләр эшлибез, минем булышчыларым алар.

Әле үзем гармунда да уйныйм бит. Оныклар килгәч алар белән бергәләшеп күңелле ял итәбез. Бәйгедә катнашуымны да шул балаларым хуплады. Алар булмаса, җиңүгә ирешеп тә булмас иде. Сезнең редакция коллективына зур уңышлар телим. Газетагызның бер битен дә калдырмыйча укып барам. Без укучыларны кызыклы материаллар белән сөендереп торыгыз, – дип матур теләкләрен теләде Рәсилә Ильясова.  

Алга таба да газета укучыларыбыз арасында кызыклы конкурслар үткәрәчәкбез. Безнең белән калыгыз!

Гөлия Ибатуллина фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев