Ревакцинация ясаталар
Белгечләр фаразлавынча, Россиядә яңа коронавурс инфекциясенең бишенече дулкыны гыйнвар ахырында, февраль башында була.
Узган атнада шәһәрдә авыручылар саны ике-өч тапкыр артты. Шуңа күрә вакцина ясату актуальлеген югалтмый.
«Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятие»сендә коронавируска каршы ревакцинация ясый башладылар. 4нче шифаханәнең күчмә бригадасы предприятие хезмәкәрләренә өченче вакцинаны барып ясый. Ревакцинацияне 6 ай элек ковид белән авыручылар һәм прививка ясатучылар ала. Комбинатта коллективтагы кешеләрнең 94%тан артыгы вакцина ясатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев