Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Резидентлар уңышлы эшли

Чаллы – Россиядә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусына лаек булган беренче шәһәр. Ул бу дәрәҗәгә моннан 6 ел элек ия булды. Шул вакыт эчендә шәһәрдә 39 яңа предприятие шундый ук статус алды. Алар җитештерүне эшләтеп җибәрүгә 21 миллиард сум инвестиция җәлеп иткәннәр. Нәтиҗәдә 6197 өстәмә эш урыны булдырылган.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова әйтүенчә, соңгы елларда инвестицияләр күләме – 2, эш урыннары – 3, керем 9 тапкыр арткан. Резидентлар барлыгы 8,2 миллиард сум салым түләгәннәр. Шәһәр бюджтына исә 332,5 миллион сум салым кергән. Көнкүреш техникасы җитештерү 26%ка арткан. 20 резидентның «Чаллыда җитештерелгән» дигән мөһер сугылган продукциясен дөньяның 20 чит илендә саталар. 
2021 елның 4нче кварталында «Хаер» компаниясенең телевизор ясау заводы сафка басарга тиеш. Суыткычлар җитештерә торган «Акыллы завод»ны  исә киләсе елның икенче кварталында файдалануга тапшырырга җыеналар.
«Моннан 6 ел элек без «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте эшчәнлегенә  бәйле идек. Хәзер автогигант та уңышлы эшли, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларының да эш нәтиҗәләре куандырырлык. Чаллыда җитештерелгән суыткычлар, кер юуу машиналары, телевизор һәм башка көнкүреш техникасын, запас частьләр, азык-төлекне Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә сатып алалар. Без алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы биргән мөмкинлекне файдаланып уңышлы эшләдек, киләсе 5 елда да үрнәк нәтиҗәләргә ирешеп, яңа предприятиеләр ачарга кирәк. Дөрес, кадрлар мәсьләсен хәл итәсе бар. Акционерлык җәмгыятьләре, предприятиеләр  җитәкчеләре югары квалификацияле хезмәткәрләрне җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудырырга, лаеклы хезмәт хакы түләргә тиешләр. Шул чагында предприятиеләргә кеше эшкә барачак», – диде мэр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр