Россиядә җенси юл белән иярүче инфекцияләрне кисәтү атналыгы
18-49 яшьтә репродуктив сәламәтлекне тикшерү мөһим
5 нче шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе табиб-акушер-гинекологы Камилә Зидиханова бу авыруларны вакытында ачыклау һәм дәвалауның мөһим булуын сөйләде.
“Бүгенге көндә җенси юл белән тапшырыла торган инфекцияләр бөтен дөньяда киң таралган проблемага әйләнә, һәм безнең ил - искәрмә түгел. Ешрак хламидияле, урелазпмалы, микоплазмалы инфекцияләр очрый. Аларны диагностикалау клиник билгеләре булмау һәм антибиотикларга бирешмәүләре белән катлаулана. Инфекцияләр хәлне катлауландыра, хәтта бала таба алмауга да китерә. Шик барлыкка килгәндә, хатын-кызларга мөмкин кадәр тизрәк табиб-акушер-гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, -дип аңлата табиб.
Җенси юл белән иярүче чирләр еш кына 18-49 яшьлек ир-атларда һәм хатын-кызларда очрый. Диагнозня вакытында белү өчен диспансеризация узу мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев