Яңалыклар тасмасы

«Россиянең яшь эшмәкәре – 2021» бәйгесе җиңүчесе Чаллыдан

Чаллы кызы «Россиянең яшь эшмәкәре – 2021» Бөтенроссия конкурсында 3 урын яулады.

Ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уза. 28 яшьлек Вероника Красильникова «Социаль эшмәкәрлек» номинациясендә призга лаек булды. Ул – «Буль-Буль» йөзү үзәкләре челтәре җитәкчесе. Эшмәкәр 2020 елда «Автошәһәрнең яшь эшмәкәре» шәһәр конкурсында «Социаль эшмәкәрлек» номинациясендә 1 урынны яулады. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


эшмәкәрлек

Нет комментариев