Рөстәм Миңнеханов сайлауларда актив катнашкан Татарстан халкына рәхмәт әйтте
«Без республикабыз алга таба да чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәкбез һәм бу эштә безгә ил җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә», - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга сайлауларда катнашулары һәм актив гражданлык позициясе күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
"Бүген катлаулы вакытлар, әмма һичшиксез, без барлык авырлыкларны җиңәчәкбез. Татарстан Республикасы - илебезнең терәк субъекты, ә Казан - иң яхшы шәһәр, чөнки монда сезнең кебек искиткеч кешеләр яши! Без үз чиратыбызда республикабыз алга таба да чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәкбез, һәм бу эштә безгә ил җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә», - диде Татарстан Рәисе.
Исегезгә төшерәбез, быел президент сайлаулары беренче тапкыр күп көнлек форматта - 15-17 мартта узды. Кичә 20:00 сәгатьтә сайлаулар тәмамланды.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итүенчә, Татарстанда тавыш бирүчеләр саны 81,47 проценты тәшкил итте.
фото: Фото: president.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев