Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роза Хәмидуллина: «Пятачокларда мишәр егетләрен биергә өйрәттем мин!»

Шәһәрдәшләр яшьлек хатирәләрен яңартты.

"Шәһри Чаллы"дан - Пятачок Сабан туе"на бер меңләп кеше килде. кемнәр генә юк! Тукай, Сарман, Актаныш районнары, Буа, хәтта Башкортстан, Самарада туып үскән шәһәрдәшләр. Һәммәсенең язмышы "КАМАЗ" төзелеше, пятачоклар белән бәйле.

Раушания Фазлыева: “Эштән туп-туры монда килдек. Бер пятачокны да калдырганыбыз юк. Монда “КАМАЗ”да бергә эшләгән кызлар белән очрашабыз. Яшь чакларыбызны искә төшереп, рәхәтләнеп күңел ачып кайтып китәбез. Шулхәтле рәхәт”, - ди. 

Мәүлитҗан Муллыев: “Яшь чакларда бер пятачокны да калдырмый идек. Эштән соң, егетләр белән җыелышып шунда китә идек. Рәхәтләнеп биеп, кызлар белән танышып күңел ача идек”, - ди.

Пятачокка “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе дә килде. Үзләре белән танылган язучы Зифа Кадыйрованы да чакырганнар. Ул: "Авыр булып китте. Йөрәкнең бер ягын китереп кысты – яшьлек үткән икән бит!" - ди. Аның тәэсирләре турында тулырак монда язылган. 

“Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина: “Бүгенге пятачокка килдем дә мин үземнең яшьлегемне күрдем. Һәркем таныш миңа. Әле һаман да исемдә пятачокка чыгып мишәр егетләрен "Дөрес биимисез!" дип, биергә өйрәткәнем. Мондый пятачокларны җанландырып җибәргәнегез өчен зур рәхмәт!”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пятачоклар