Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйровага ник авыр булып киткән?

Ул пятачокка беренче тапкыр килде.

Җиңү паркында үткән пятачокның күпсанлы кунаклары арасында танылган язучы, шәһәрдәшебез Зифа Кадыйрова да бар иде. Аны без “Язмыш сынавы", "Бәхеткә юл кайдан?", "Көтеп узган гомер", "Сагынырсың -  мин булмам" әсәрләреннән беләбез. Китапларының күбесендә Камаз төзелешенә килгән кешеләрнең яшьлекләре, язмышлары тасвирланган. Бүгенге көндә Зифа Кадыйрова – татар әдәбиятында иң күп укыла торган авторларның берсе.

Пятачокка ул “Ләйсән” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр белән килгән. Без аны танып янына килдек. Ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: “Пятачок турында танышлардан ишетеп тора идем, бүген беренче тапкыр килдем. Карап торсаң, бөтен шәһәр таныш кебек. Безнең чор кешеләре җыелганнар монда. Мин бит гомер буе төзелештә эшләгән кеше. Монда шул өлкәдә эшләүчеләрне күп күрәм.

Шунысын да әйтим, авыр булып китте. Йөрәкнең бер ягын китереп кысты – яшьлек үткән икән бит! Ничек кенә тырышма, син инде элеккечә җиңел бии, хәрәкәтләнә алмыйсың. Тик без барыбер бәхетле чорда яшәп калганбыз”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев