Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә 2 млн сум түләргә кушты

Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Татарстан хәрбиләренең гаиләләре Татарстан Республикасыннан өстәмә матди ярдәм алачак.

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карарны имзалады.

«Документта язылганча, бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион сумны тәшкил итә. Ватан өчен бурычын батырларча үтәгән якыннарын югалткан кешеләргә бу өстәмә финанс ярдәме булачак», - дип сөйләде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Моңа кадәр Россия лидеры Владимир Путин Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган барлык хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына законда каралган иминият акчалары һәм бер тапкыр бирелә торган пособие (7 миллион 421 мең сум күләмендә) күчереләчәге турында хәбәр иткән иде. Шулай ук һәлак булучының гаиләсендәге һәр кешегә ай саен акчалата компенсация түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев