Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр үзәгендә коточкыч авария

Машина йөртүче шунда ук үлгән.

Бүген иртән Чаллыда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Бер машина Сөембикә һәм Вахитов проспектлары киселешендәге баганага бәрелгән. Аның йөртүчесе урында һәлак булган. Машинасы тимер-томыр өеменә әйләнгән.

Чаллы юл хәрәкәте иминлеге автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Lifan машинасы Вахитов проспектыннан Чулман проспектына чыккан. Якынча мәгълүматлар буенча ул тизлекне арттыру нәтиҗәсендә идарә итүне югалткан, нәтиҗәдә машина бордюр ташына,  аннары яктырту баганасына бәрелгән.

Машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Машинда балыктан кайтучы компания булуы да билгеле. Автомобиль йөртүченең руль артында йоклап китү ихтималы да бар. 

Фото: ГИБДДның пропаганда бүлегеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига юл-транспорт һәлакәте үлем-китем