Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» иң яхшы урам җыештыручыны эзли

Бүләккә - фуфайка.

«Урам җыештыручылар хөрмәткә лаек!»

«Шәһри Чаллы»ның яңа бәйгесе шулай дип атала. Бәйгебез аша бу һөнәр ияләренә игьтибар иттерәсебез килә. Юкса, шәһәрдә беренче кар төшү белән идарә итү компанияләре урам җыештыручылар җитми дип чаң суга башлады. Кайбер җирдә тиешле штатларның 40 проценты тулмаган, кайбер урыннарда аннан да күбрәк икән. Сүз дә юк, бу тыйнак һәм авыр эшкә кешеләрнең килергә атлыгып тормауларының төп сәбәбе хезмәт хаклары аз булуда. Шәһәр башкарма комитеты кабул иткән «Торак шартлары очен тарифлар турында»гы карар-нормативлар алар файдасына түгел. Дөрес, моны аңлата башласаң, халык аңламый, социаль челтәрләргә язып тутыралар. Фатир өчен түләүләр югары бит, ник дворникларның хезмәт хакы аз дип. Тик закон-кагыйдәләр шундый. 

Бу хезмәткә килмәүнең тагын бер сәбәбе – без яши торган урыннарны җыештырып торучыларга карата хөрмәт булмау. Я, әйтегез әле, чыгуыбызга подъезд идәннәре юылса, ишек төпләребез көрәп куелса, кем эшли микән моны дип сорау биреп торабызмы? Юк. Ә менә сукмак булмаса, аяк астында чүп уралса – сүгәргә оста. Юкса, җәмгыятьнең культура дәрәҗәсен дә билгели бу һөнәр ияләренә мөнәсәбәт. 

Подъездларны кем пычрата шулкадәр? Үзебез. Кар көрәргә техника килсә, машиналарыгызны алыгыз дип күпме ялыналар безгә! Юри генә күз салыгыз әле, кемнәр эшли соң җыештыручы булып? Аз тәэмин ителгән, очын очка ялгап барган гаилә вәкилләре: пенсионерлар, авырулар. Ишеткәнем бар, соңгы елларда балаларына кредит түләргә булышырга теләгән өлкән яшьтәге ата-аналар. Чаллы ишегалларында көрәк тоткан мигрантлар да еш күренә башлады. Алар да булмаса, нишләр идек?!

Без уйлап тапкан бәйге-флешмоб безнең тормышыбызны көйле һәм матур итәргә хәйран көчләрен куйган, гаҗәеп тыйнак апа-абыйларга игьтибарыбызны арттырсын иде. Кешеләр аларны санласын, исәнләшсен, бәлки кирәк булганда ярдәм дә итсен. Бәхеткә, андыйлар да бар. Аерым йортларда җыештыручыларны бәйрәм белән дә котлыйлар, бүләкләр дә ясыйлар, аларның кадерен беләләр. Сездән дворникларыгыз турында жылы  хатлар көтеп калабыз. Җиңүчегә – бездән бүләк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев