Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»дан өр-яңа бәйге – «Яраткан сәхнә йолдызым»

Бөтенебезнең дә диярлек концертта я булмаса театрда яраткан җырчысы, актеры белән төшкән фотосы бардыр ул. Без артистларның тормышын да карап барырга яратабыз, аларның иҗатлары белән танышабыз.

Шул уңайдан, бәйгебезне дә максималь рәвештә гади итәргә булдык. Сезгә яраткан йолдызыгыз белән фото гына җибәрергә кирәк. 
Бәйгенең шартлары.

1. Фотоны shahri_chally@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.  
2. Фото белән бергә сезгә үзегез турында кыскача мәгълүмат язып җибәрергә кирәк: кайдан сез, фотога кайда һәм кем белән төштегез, ни өчен нәкъ шушы җырчыны/актерны яратасыз һ.б.
3. Фотоларны 10 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр кабул итәбез. 
4. 14 октябрьдән – 19 октябрьгә кадәр «Шәһри Чаллы» сайтында тавыш бирү уздырыла. 

Җиңүче исемен алучы язылучыбызга 23 октябрьдә Казанның «Уникс» концертлар залында уздырыла торган «Безнең яшьлек җырлары» концертына ике кешелек чакыру билетлары тапшырылачак. Безнең белән калыгыз! Барыгызга да уңышлар! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев