Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Самолет һәлакәтендә һәлак булган өч кешенең мәетен туганнарына биргәннәр инде

Һәлак булучылар арасында Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Киров һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәгән кешеләр бар.

Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәтендә һәлак булган өч кешенең мәетен туганнарына биргәннәр. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.
Һәлак булучылар арасында Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Киров һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәгән кешеләр бар, дип өстәде ул.
«Чаллыда медицина экспертизасы бригадалары көчәйтелде. Хәзерге вакытта барлык чаралар да төгәлләнгән. Туганнарына инде һәлак булганнарның мәетләрен бирә башладылар», — дип сөйләде республиканың сәламәтлек саклау министры.
Һәлак булганикешеләрнең туганнарына һәм якыннарына психологлар кирәкле ярдәм күрсәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, кичә иртән Минзәлә янында L-410 самолеты егылып төште. Һава судносы бортында 22 кеше булып, аларның 16сы һәлак булган, калганнары җәрәхәтләнгән.
Минзәләдәге авиакатастрофада һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләр Татарстан хакимиятеннән матди ярдәм алачак. Аларга миллион сум акча түләнәчәк, тиешле карар республика Хөкүмәте тарафыннан имзаланды.
Моннан тыш, республика һәлак булганнарның мәетләрен җирләү урынына илтүне һәм күмүне оештырырга әзер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига