Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Самолет һәлакәтендә зыян күргән ике кешенең хәле яхшы, аларны палаталарга күчерделәр

Бүгенге көндә зыян күрүчеләрдән хастаханәләрдә алты кеше дәвалана.

Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәтендә зыян күргән ике кешенең хәле хәзер яхшырак. Бүген аларны реанимациядән палатага күчергәннәр. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Бүгенге көндә зыян күрүчеләрдән хастаханәләрдә алты кеше дәвалана.
«Исән калган парашютчылар „күлмәктән туган“. Алар барысы да самолетның койрык өлешендә була. Самолетның алгы өлешендә булган барлык кеше дә һәлак булды», — дип искәртте сәламәтлек саклау министры.
Зыян күрүчеләрнең берсе тотрыклы авыр хәлдә. Ул Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Табиблар аның умыртка баганасына зыян килүен, боты сынуын ачыклаган. Хәзерге вакытта зыян күрүчегә операция ясаганнар инде. Ул ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига