Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сарман районында аянычлы хәл

49 яшьлек ир-ат әнисен кыйнап үтерде.

Сарман районының Җәлил посёлогында 49 яшьлек ир-атны кулга алдылар. Ул 77 яшьлек әнисен вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. 

15 июнь көнне ана белән ул арасында тавыш чыга. Ир-ат әнисен кыйный һәм өйдән чыгып китә. Алкоголь эчемлекләр кулланып кире кайтса, әнисе инде җан биргән була. Бу хакта ул хатынына шалтыратып әйтә. Тегесе исә урынга хокук сакчыларын чакырта. 

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять