Сатып алынган фатирда пропискада кешеләр калуы ачыкланса нишләргә?
Сорауга Татарстан риелторлар Гильдиясенең Чаллыдагы вәкиле Светлана Газетдинова җавап бирә.
Чыннан да, яңа гына сатып алган фатирда пропискада булган кешеләр калу очрагы сирәк күренеш түгел. Бу бигрәк тә, килешүне риелтордан башка төзегәндә еш күзәтелә. Андый хәлгә юлыкмас өчен документларны яхшылап тикшерергә кирәк. Хуҗаны яхшы белгән очракта да, бу кагыйдәне истә тоту зарур. Бигрәк тә, приватизациядән баш тарту яки фатирны яшәргә рөхсәт итү хокукы белән бүләк итү очраклары булу-булмауга игътибар итәргә кирәк. Сату-алу килешүендә фатирны бушату көнен генә түгел, пропискадан чыгу срогын да күрсәтү зарур. Мөһим факт – сату-алу килешүен хуҗа гына имзалый. Пропискада булган кешеләр аннан төшү срогы турында белми дә калырга мөмкин. Бу очракта, сез фатирга хуҗа булгач та, аларны болай гына пропискадан төшереп булмаячак. Ул суд аша эшләнә.
Аның тәртибе болай:
– Сез сатып алган фатирда пропискада калган кешеләргә хат язып салырга тиеш (сатып алынган фатир адресы буенча);
– күрсәтелгән срокка кадәр алардан җавап көтәргә;
– вакыт чыгу белән, җавап булу-булмауга карамастан, судка мөрәҗәгать итәргә. Әлеге тиешле таләпләр үтәлгән очракта, хуҗалар үзгәрү сәбәпле, суд аларны пропискадан төшерергә дигән карар чыгарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев