Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлап алу турында җиңделәр

Чаллының эшче яшьләре «Безнең заман» сайлап алу турында өч номинациядә иҗади осталыкларын күрсәттеләр.

Автогигантның ирләр ансамбле һәм җыелма командасы «Музыка» номинациясендә икенче урын алды. ТЭЦтан  Раушан Шәрифуллин һәм Ләйсән Бәдретдинова дуэты шул ук номинациядә өченче урынга чыкты. Башкарма комитетның яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәре Алинә Сухих – беренче урында. 
«Хореография» номинациясендә Чаллы ТЭЦының бию ансамбле – икенче, «КАМАЗ» ГАҖ биючеләре беренче урын алды. Шул ук номинациядә «Ремдизель»дән Эмиль Вафин белән Регина Рябова җиңде. 
 «Минута славы» номинациясендә «Татэнерго»  АҖ филиалы Чаллы ТЭЦы һәм автогигантның иҗат коллективы беренче урынга чыкты. 
Фестивальнең зона турында гомуми нәтиҗәләр буенча «КАМАЗ» ГАҖ талантларына – беренче,  ТЭЦныкыларга икенче урын бирелде. 12-13 ноябрьдә Казанда уза торган супер финалда быелгы җиңүчеләр ачыкланачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең кешеләр