Сайлау участокларыннан чыкканда 8 меңгә якын кеше сораштырылган
Яңалыклар тасмасы

Сайлау участокларыннан чыкканда 8 меңгә якын кеше сораштырылган

Экзитпол: Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнеханов 81,2% тавыш җыйды

Татарстанда үткәрелгән экзитпол мәгълүматларына караганда, республика Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнеханов 81,2% тавыш җыйган. «Татарстан» Иҗтимагый фикер фонды үткәргән экзитпол нәтиҗәләрен бердәм мәгълүмат үзәгендә узган брифингта Казан федераль университетының конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков яңгыратты.

Ул билгеләп үткәнчә, сораштырулар нигезендә, Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары») өчен — 6,5%, Олег Коробченко («Үсеш партиясе») өчен — 2,3%, Альмир Михеев («Гадел Россия») өчен — 4%, Владимир Сурчилов (ЛДПР) өчен 3,4% тавыш биргән. "Сораштырылучылар фикеренчә, бюллетеньнәрнең 3% ка якыны бозылды", - дип билгеләп үтте Большаков.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев