Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлаучылар ышанып кала

17-19 сентябрьдә VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булды. Анда республикада сайлау хокуына ия булган гражданнарның 78,92%ы катнашты. «Республикабызда сайлау гадәти режимда, хокук бозуларсыз узды. Бюллетеньнәрнең барысы да саналды. Татарстанда 2,9 млн кеше сайлау хокукына ия. «Бердәм Россия» сәяси партиясе өчен республика сайлаучыларының 79,01%ы тавыш бирде», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Татарстан Республикасында федераль округ буенча тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре:
1.    «Бердәм Россия» сәяси партиясе өчен – 79,01%
2.    «РФ Коммунистлар партиясе» сәяси партиясе – 9,64%
3.    «Зеленые» Россия экологик партиясе – 0,27%
4.    ЛДПР сәяси партиясе – 2,82%
5.    «Яңа кешеләр» сәяси партиясе –1,01%
6.    «Гадел Россия партиясе – дөреслек өчен» – 2,69%
7.    «Үсеш партиясе» Бөтенроссия сәяси партиясе – 0,50%
8.    Россия Коммунистлар партиясе –1,33%

 

Чаллыда тавыш бирү хокукыннан сайлаучыларның 79%ы файдаланды, бу – 314 298 кеше. Шәһәрдә күпчелек тавышны «Бердәм Россия» фиркасе җыйды. Алар өчен сайлаучыларның 73,74 %ы тавыш бирде. Икенче урында – КПРФ (6%), өченче урында – «Россия коммунистлары» (5%), дүртенче урында – ЛДПР (4%). Саналган бюллетеньнәр буенча, күпчелек тавыш Әлфия Когогинада, «Бердәм Россия» (62, 58%), икенче урында – Татьяна Гурьева, «Россия коммунистлары» (15%), өченчедә – Мансур Гарифуллин, КПРФ (4%). Димәк, РФ Дәүләт Думасында Чаллы халкы мәнфәгатьләрен янә Әлфия Когогина яклаячак.
Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев сайлауларның уңышлы узуына зур өлеш кертүчеләргә, шулай ук сайлау барышын яктырткан матбугат чаралары вәкилләренә рәхмәт әйтте.
«Чаллы халкы хәзерге депутат Әлфия Когогинага һәм «Бердәм Россия» фиркасенә кабат ышаныч белдерде. Әлфия Когогина өчен 196 мең 295 кеше тавыш бирде. Бу – бик зур ышаныч. Депутат үзенең эше белән сайлаучыларның ышанычын аклар. Аның белән бергәләп 5нче хастаханәгә яңа бина төзербез. Проект өчен республика бюджетыннан 70 миллион сум акча бирелде. Урын бар. «Бердәм Россия»  фиркасе дә Чаллыда республика, федераль программаларны тормышка ашыру буенча эшен дәвам итәр. Безнең алда мәктәпләр, балалар бакчалары, театрлар, спорт объектлары, юллар төзү бурычы тора», – диде мэр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021