Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сбербанк мошенниклар тарафыннан җибәрелүче ялган хатлар хакында кисәтә

Таләп вакытында үтәлмәгән очракта, бурычлы зат имеш “салымнарын вакытында түләмәүчеләрнең федераль реестры”на кертеләчәк, дип куркыталар.

Мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапкан. Алар халыкка Суд приставлары федераль хезмәте исеменнән ялган электрон хатлар юллый башлаган. Белгечләр белдерүенчә алар ведомстваның дизайнын, логотибын һәм шрифтын тулысынча кабатлый.

Хатта кешенең билгеле бер күләмдә бурычы җыелуы һәм аны ашыгыч рәвештә түләү мөһимлеге хәбәр ителә. Таләп вакытында үтәлмәгән очракта, бурычлы зат “салымнарын вакытында түләмәүчеләрнең федераль реестры”на кертеләчәк, дип куркыталар. Өстәвенә, акча счетларын да бикләү белән яныйлар.

“Кара исемлек”кә эләкмәү өчен хаттагы сылтама буенча үтеп, махсус сайтта карта номерларын күрсәтү һәм түләү башкару мөһимлеген искәртәләр. “Боларның барысы да чи ялган. Теләсә кайсы хәбәрне, аеруча “Дәүләт органнары” исеменнән килгәннәрен кат-кат тикшерү зарур. Бу очракта турыдан-туры оешмаларның үзенә шалтыратырга кирәк”, - ди Сбербанк белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 02 увд мвд полиция