ТР урман хуҗалыгы министрлыгы республика өчен тавыш бирүне сорый
Татарстанны себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) тәкъдим итә. Ул «Озак Алан» профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач - тере табигать һәйкәле» бөтенроссия статусына ия булды. Чыршыга 134яшь, биеклеге - 30 метрдан артык.
Конкурста 47 үзенчәлекле тарих агачы катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр бара.
«Ел агачы» конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының милли сайлап алу этабы булып тора.
Нет комментариев