Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сөенеч! Чаллы дельфинариенда Көньяк Африка диңгез мәчесе туган

Сабыйның әнисе Ванесса һәм әтисе Элио тумышлары белән Уругвайдан. Соңгы дүрт елда алар Яр Чаллыда яшиләр һәм безнең дельфинарийның су спектакльләрендә катнашалар.

Диңгез мәчесе бу ай башында туган һәм якынча 1,2 кг авырлыкта була, ә хәзер, 2 атнадан соң, аның авырлыгы 1,6 кг га кадәр җиткән. Үсеше әйбәт бара.

Диңгез мәчесе ана сөте белән туклана. Әлегә сабыйның җенесе билгеләнмәгән, әзрәк  соңрак тамашачыларны яңа сабый белән таныштырырга вәгъдә итәләр.

Әлегә аның исеме "В” хәрефенә башланачагы билгеле. Чаллылылар арасында конкурс игълан ителәчәк.

Чаллы дельфинариенда диңгез мәчесе туу – беренче очрак булса да, безнең белгечләр һәм ветеринария табибларында сабыйларны кабул итү тәҗрибәсе бар инде – шәһәрдә 4 дельфин-афалин туганы бар, дип хәбәр итә Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар