Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнарның хәлен белде

Чаллыга Мариупольдән 297 кеше кайтты, алар арасында 50дән артык бала да бар. Аларны «Жемчужина» санаториена һәм «КАМАЗжилбыт» кунакханәсенә урнаштырдылар. «Жемчужина» санаториенда бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев та булды һәм күченеп кайтучыларның хәлен белеште.

– Санаторийда яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәрбер гаилә аерым бүлмәләрдә яши. Моннан тыш ашау турында да әйтеп үтәсем килә. Мәҗбүри күчеп кайтучыларны 3 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итәләр. Бер сүз белән генә әйткәндә, Чаллы Мариупольдән кайтучыларны каршы алуда, аларны яшәү урыны белән тәэмин итүдә олы ярдәм күрсәтте. Алар бит йорт җиһазлары, яшәү урыннарын гына түгел, күбесе якыннарын, туганнарын да югалткан... – дип сөйләде шәһәр мэры. 

Наил Гамбәр улының карары буенча, ДНР, ЛНР һәм Мариупольдән күчеп кайтучылар өчен махсус фонд та оештырылды. Әлеге акчаларга кием-салым, аяк киемнәре, шәхси гигиена һәм башка әйберләр алыначак. 

– Бу кешеләргә ял кирәк. Соңыннан исә мәҗбүри күчеп кайтучыларны эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә башлыйбыз. Әле моннан тыш күченеп кайтучыларга тиешле медицина ярдәме дә күрсәтелде. Бүгенге көндә 11 кеше ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә дәвалану уза. Чаллыда 5000нән артык төрле вакансия барлыгын да әйтәм. Теләгән кеше өчен эш табып бирәчәкбез. Балаларны да мәктәпләргә урнаштырабыз. Моннан тыш сабыйларны дельфинарийга, курчак театрына, олыларны рус драма театрына, картиналар галереясына да экскурсия оештырып алып барырга планлаштырабыз. Чаллының мәдәният өлкәсендә булган чаралардан аларның берсе дә читтә калмаячак, – дип белдерде мэр. 

Мәгълүм булганча, «Жемчужина» санаториенда урнаштырылган балалар тиздән 14нче гимназиядә укый башлаячак, ә «КАМАЗжилбыт» кунакханәсендә урнаштырылган яшүсмерләр 13нче мәктәптә укыячак. “Бросско” компаниясенең исә барлык балалар өчен бушлай мәктәп формасы тегеп бирүе дә әйтелде. Балаларны мәктәпкә автобус йөртәчәк. 

– Мин үземнән шундый тәкъдим керттем. Чаллы мэриясендә эшләүче һәрбер җитәкче кеше Мариупольдән күчеп кайтучы гаиләне, яисә аерым бер кешене шефлыкка ала. Мин үземә шефлыкка балалары булган бер гаиләне сайладым. Барлык депутлар да бу эшкә теләп алыныр дип өметләнәм. Бүгенге көндә гаиләләр исемлеген барлау белән шөгыльләнәбез, – дип тә өстәде шәһәр мэры.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев