Шәһәрдә 5 шугалак була
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдә 5 шугалак була

Чаллыда боз мәйданчыкларын әзерләү дәвам итә. Быел шәһәрдә биш урында: Ипподромда, Яр буе паркында, «Азатлык» мәйданнарында, «Медео»да һәм Мәләкәс аръягы микрорайонында шугалак булачак.

Бүгенге көндә аларның әзерлеге 40% тәшкил итә. Барлык шугалаклар да чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына яңа ел кәефе өстәп, бәйрәм иллюминациясе белән бизәләчәк. Моннан тыш, яшүсмерләр клублары һәм белем бирү учреждениеләре яннарында 32 хоккей кортында тимераякта шуарга, хоккей уйнарга мөмкин булачак. 

 

Фото: Яндекс.Дзен

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яшьләр

Нет комментариев