Сочи шәһәрендә "Көньяк Спорт" дип исемләнгән Көрәш федераль үзәге базасында батутта сикерү буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 700гә якын спортчы катнашты.
МС программасы буенча индивидуаль сикерүләрдә 1 урынны Чаллы егете Кирилл Козлов яулады. Кирилл - батутта сикерү буенча спорт мастеры да. Спортчы Диана Тимеркаева һәм Дарья Баклушина җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Нет комментариев