Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәргә «Ультрикс Квадри» препаратының 96 000 дозасы кайтты

Яр Чаллыда гриппка каршы прививканы өлкәннәр поликлиникаларында гына түгел, ә COVID-19дан мобиль вакцинация пунктында да ясатырга мөмкин.

Ул «Омега» сәүдә үзәгендә икенче катта урнашкан. Күчмә бригадалар көн саен 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли.
Барлык теләүчеләр прививканы тере чират тәртибендә алдан язылмыйча ясата алалар.
Гриппка каршы прививка ясау кампаниясе шулай ук балалар поликлиникаларында һәм белем бирү учреждениеләрендә алып барыла. Балаларга прививкаларны ата-аналар яки законлы вәкилләрнең ризалыгы белән ясыйлар.
Шәһәргә «Ультрикс Квадри» препаратының 96 000 дозасы кайтты.
«Ультрикс Квадри» вакцинасы инактивлаштырылган, ягъни гриппның тере вирусы юк һәм авыруның үсешен китереп чыгара алмый. Прививка бер тапкыр ясала.
Бүгенге көндә Яр Чаллыда 37 354 кеше гриппка каршы, 129 694 кеше COVID-19га каршы вакцина куйдырган. Шуларның 112 337се икенче компонентны ясаткан.
Әйтергә кирәк, COVID-19га һәм гриппка каршы прививкалар арасында 30 көн узарга тиеш.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка