Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Шәһри Чаллы" газетасы хезмәткәрләре «Татарча диктант» акциясенә кушылды (+фоторепортаж)

10 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Татарча диктант» – татар теленнән диктант узды. Акциядә теләгән һәркем катнаша алды.

Әлеге чарада "Шәһри Чаллы" хезмәткәрләре дә актив катнашты. Алар Чаллының 50нче мәктәбендә булдылар. Газетабыз корреспонденты Зөһрә Вәлитова җыелганнарга сыйныфта диктант укыды, социаль челтәрләр буенча җаваплы Сәрия Гарипова оператив рәвештә Инстаграм челтәрендә акцияне яктыртып торды, хәбәрче Гөлия Ибатуллина үзе үк диктант язып карады.

Шәһәребезнең 54нче гимназиясендә "Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррире Резидә Юсупова шулай ук җыелганнарга диктант яздырды. Моннан тыш редакция коллективы диктантны онлайн-режимда ТНВ планета телеканалы аша язды. 

Диктантны Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы оешмалары тарафыннан булдырылган мәйданчыкларда язарга мөмкин булды. Шулай ук быел беренче тапкыр диктантны  http://diktant.tatar/ сайтына кереп, онлайн (клавиатура ярдәмендә) язу мөмкинлеге дә тудырылды.
«Татарча диктант» белем бирү акциясе шәһәрнең һәр почмагында диярлек оештырылды. Ул 77 мәктәптә, 128 балалар бакчасында, ике югары уку йортында - КФУ һәм педагогика көллиятендә, шулай ук "Эврика" шәһәр мәдәният үзәге, "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, "Энергетик" мәдәният сарае, "КАМАЗ" мәдәният сарае, "Кызыл тау" мәдәният үзәге, Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында оештырылды.
Диктантның тексты Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнгән. Быел диктант өчен Гомәр Бәшировның "Чишмә моңы ничек җыр булды?" әсәреннән өзеге алынган иде. 
Татар теленнән диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының филологлары, профессорлары һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында акциядән соң 30 көннән дә соңга калмыйча урнаштырылачак.  
Акция татар теле белән кызыксынуны арттыруга, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уятуга, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
“Татарча диктант” – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган бушлай белем тикшерү акциясе. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Быел акция алтынчы тапкыр уза.
Акцияне оештыручылар: “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТНВ телерадиокомпаниясе.

P.S. Чара турында тулырак газетабыз битләрендә укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тотальный диктант #tatmediajunior #жырлар #татарча диктант