Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»да «Гашыйклар көне» бәйгесе җиңүчесен бүләкләдек - ВИДЕО

Газетабызның Инстаграм аккаунтында игълан ителгән бәйгегә татарча җырларга яздырылган 13 видео килде. Авторларның күпчелеге Чаллыдан булса да, Казанда, Минзәлә, Мөслим, Алексеевск, Азнакай, Тукай районнарында, Башкортстанда яшәүчеләр дә актив катнашты.

Хәтта Оренбург өлкәсеннән дә милләттәшебез үзен сынап карады. Сайтыбызда 6 көн дәвамында алар өчен тавыш бирү барды. Вәгьдә иткәнчә, тавыш бирү шимбә, 12 февраль көнне тамамланды. Җиңүчене исә бүген редакциягә чакырып, бәйрәм белән котладык һәм тантаналы рәвештә бүләк тапшырдык.  

1234 тавыш җыеп, бәйгедә Эльза Хисамиева җиңде. Аңа 23 яшь. Ул Мөслимдә яши. Эльза махсус конкурска дип, җырчы Зөлфирә Шәйдуллина башкаруындагы «Бер гомер җитәр микән» җырын үзе башкарып, видеога яздырып җибәргән иде.

– Конкурс турында туганым аркылы белдем һәм кичекмәстән катнашырга булдым. Мин кечкенәдән җырлыйм инде. Мөслимдә безнең «Җырлы язмышлар» дип исемләнгән җыр коллективы эшләп килә. Мин анда да катнашам, без иҗатташ дусларым белән төрле бәйгеләрдә чыгыш ясыйбыз, безне хәйрия концертларына да чакыралар. Җитәкчебез Ләйлә Кәрамова бик тынгысыз кеше, шунлыктан без һәрвакыт нинди дә булса чарада үзебезне күрсәтергә ашыгабыз. 

Әнием Василә дә җыр-моңга гашыйк кеше. Без гаиләдә 5 бала. Барыбыз да җырларга яратабыз. Моннан тыш үзебезнең гаилә ансамбле дә бар. Безне Мөслимдә уза торган төрле чараларга чакыралар. 

Ә конкурска килгәндә, монда катнашуымны белгәч, бөтен Мөслим күтәрелде дип әйтә алам. Мин бәйге турында үзем укыган мәктәпкә дә, музыка мәктәбенә дә хәбәр иттем. Алар бик теләп миңа теләктәшлек белдерделәр, шул ук мәлне инстаграмга да, ВКонтакте социаль челтәрләренә тавыш бирү турында язып чыктылар. Аннары танылган скрипкачы Динә апа Закирова да үз Инстаграмында минем турында сторис урнаштырды. Бөтен туган-тумача, дуслар тавыш бирүгә алынды. Мин үзем дә сизмәстән 1234 тавыш җыйдым! Аннары исә җиҗүемне белгәч, рәхәтләнеп утырып еладым. Шул хәтле рәхәт, матур бәйрәм булды ул. Минем өчен тавыш биргән, минем өчен җан атып торган бөтен кешегә дә рәхмәт әйтәм, – дип сөйләде безгә Эльза. 

Җиңүче кызның шулкадәр якты, киң күңелле, үтә дә сабыр һәм басынкы булуына игътибар иттем. Җиңүе турында да тыйнак кына, матур гына әйтте ул миңа. 

– Үземне генәме, ансамбль беләнме кайда да булса, яисә берәр бәйрәмгә чыгыш ясарга чакырсалар, мин бик теләп ризалык бирәм. Мин күбрәк бүләк өчен дә катнашмадым бит, ә үземне күрсәтү теләге олы булды. Шундый бәйгеләрне оештыручыларга кабаттан зур рәхмәтләремне җиткерәм, – диде Эльза. 

Аннары исә ул күзләре буенча инвалид булуын да әйтте. Баксаң, Эльза бик кечкенә – нибары 1 килограмм 700 грамм булып, 7 айда ук дөньяга килгән. Аны нурланыш, ягъни лампа астында яткырганнар. Шунда табиблар күзләрен капламаганнар һәм якты нурлар кечкенә кызчыкның күзләрен сукырайткан. Хәзер Эльзаның ясалма күз. Әмма үзен инвалид итеп бер дә хис итми ул. 

«Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резидә Юсупова да җиңүче кызыбызның тырыш һәм бик тә кыю булуын билгеләп үтте. 

– Синдә яшәү көче бар! Тормышны ярата беләсең – бу әллә кайдан күренеп тора. Берүк талантың үссен, шундый алга баручан, максатчан характерың үзгәрмәсен, яратып һәм яратылып яшәргә насыйп итсен! – дип изге теләкләрен җиткерде Резидә Мәхмүт кызы һәм Эльзаны Гашыйклар көне белән котлап, олы йомшак аю бүләк итте.

       

Гөлия Ибатуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс