Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрне данлаган рәссам

Илдар әфәнде аны үзенә чакырып, массаж ясаган һәм билен кайнар утюг белән “үтүкләгән”. Әлбәтта башта авырткан, әмма шуннан соң бу ир бил авыртуны оныткан.

Чаллының картиналар галереясендә рәссам Илдар Хановның 80 еллыгына багышланган “Колач җитмәселек дөнья” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Фондларны төп саклаучы Елена Паршикова Илдар Хановның иҗаты һәм тормыш юлы турында лекция укыды. Кунакларга архитекторның рәсемнәре, архитектура әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче Оксана Степанова “И.Ханов һәм аның иҗаты” дигән темага викторина үткәрде. Рәссам-скульптор Илдар Ханов Чаллының сынлы һәм рәсем сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес. Аның үзенчәлекле скульптура әсәрләре Энтузиастлар бульварын бизи.

Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә мәңгелек ут мемориал комплексы да аның иҗат җимеше. Комплекстагы хатын-кыз исә картиналар галереясен озак еллар җитәкләгән, Чаллының социаль-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхес Гөлсабира Хәкимова. Заманында Илдар Ханов һәйкәл астындагы подвалда кунып эшләгән. Нәтиҗәдә буыннардан-буыннарга тапшырыла торган халык хәтерен саклаучы сәнгать әсәре барлыкка килде.

Рәссам соңгы елларын Казанда, Аракчино бистәсендә үткәрде. Биредә ул барлык диннәрне берләштергән мәдәният үзәге төзеде.  Ул республика туристларының яратып йөри торган урыннарының берсе иде. Кызганычка каршы, аның вафатыннан соң анда янгын чыкты.

Илдар Ханов күпкырлы талант. Ул күрәзәлек сәләтенә дә ия, үзенчәлекле алымнар белән кешеләрне дә дәвалаган. Бервакыт бер ханым ире белән Аракчинога барган. “Ник иреңне алып кермәдең”, - дигән ул аңа. Баксаң бу ир биле авырту сәбәпле, машинадан чыга алмаган. Илдар әфәнде аны үзенә чакырып, массаж ясаган һәм билен кайнар утюг белән “үтүкләгән”. Әлбәтта башта авырткан, әмма шуннан соң бу ир бил авыртуны оныткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картиннаягалерея