Синоптиклар кайчан җылытачагын әйтте
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар кайчан җылытачагын әйтте

Термометр багансы +23...+24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бу атна ахырында Татарстанда һава торышы бераз җылыначак, ә киләсе атна башында күбесенчә коры һава көтелә. Якындагы көннәргә мондый фараз белән ТР Гидрометеорология үзәге уртаклашты.

Бүген һәм иртәгә, 17 һәм 18 августта, бераз яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан исә. Көндез +21 градус җылы булачак, 19 августтан  һава температурасы +23 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев