Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар кисәтә: «Өченче көн тоташ кар явачак»

19-21 гыйнварда айлык норманың 60 проценты күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк.

Алдагы өч көндә Татарстан янә буран һөҗүменә дучар булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.

«19 гыйнварда иртән һәм көндез кар явачак, урыны белән буран чыгачак. Һава температурасы -1..-6 градус тәшкил итәчәк. 20 гыйнварда исә җепшек кар көтелә, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәр дип фаразалана. Төнлә шулай ук -1..-6 градус салкын булачак. 21 гыйнварда да төнлә янә җепшек кар, буран көтелә, һава температурасы көндез һәм төнлә -2..-7 градус тәшкил итәчәк. Шул рәвешле 19-21 гыйнварда айлык норманың 60 проценты күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк», - дип белдерде белгеч. 

Чаллыда исә бу көннәрдә һава торышы -1...-3 градусны тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы