Яңалыклар тасмасы

Сноубордчылар, бәйрәм белән!

Бүген Бөтендөнья сноубординг көне. Бәйрәмгә багышлап, “ТурСтат” аналитик агентлыгы сноубордта шуу өчен Русиянең иң популяр курортлары рейтингын тәкъдим итте.

Аналитиклар мәгълүматларына караганда, сноубордта шуарга яратучылар саны илдә 3 миллионнан артып китә.
Рейтингның беренче баскычын Сочидагы “Роза Хутор” курорты алган.
Башкортстанның “Абзаково” тау чаңгысы курорты - алтынчы урынында.
Рейтинг сноубордта шуу урыннарының популярлыгын һәм җиһазландырылышын анализлау нәтиҗәләре буенча төзелгән.'

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев