Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль челтәрләрдә рекорд куйган постлар

Социаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. Gazetasy), Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз! Кызыклы фото яки видеоларыгызны, уртаклашырга теләгән хәбәрләрегезне WatsApp аша 8 908 333 03 70 номерына җибәрегез.

2021нче елда инстаграм челтәрендәге “Шәһри Чаллы” аккаунтында язылучыларыбыз  саны 3 меңнән 8 мең ярымга кадәр җитте. Арада Чаллыда гына түгел, Татарстанның күп шәһәр-районнарыннан да, Россия шәһәрләрендә, хәтта чит илдә яшәүчеләр дә бар., Алар бик актив – уеннарда катнашалар, фото һәм видеолар җибәрәлэр, комментарийларда үз фикерләрен белдерәлэр. Ел дәвамында аеруча популяр постларны искә алыйк әле. 
 

Быел иң мөһим тема – коронавирус. Шифаханэдэ вакцина ясатырга чират турындагы   видеоны  миллионга якын – 969 мең кеше карады. “Нәрсә бу – зомби апокалипсисмы әллә?”, “Вакцинасыз булмасын халык чыннан да аңлады. Чыннан вакцинасыз булмый, вакытында ясатырга кирәк. 100% булмаса да, гарантия бар бит әле“, “Кешеләр арды инде” дип яздылар комментарийларда. Сез дә кызыксынып, кереп карагыз әле.  

Кибетләргә куар-кодлар буенча  гына кертә башлау турындагы видео 350 меңгә якын кешенең игьтибарын җәлеп итте. Чаллыдагы бер сәүдә үзәгендә сакчы сатып алучыларны каршына чыгып кәгазьгә бастырылган сертификатны тикшерә, аннары икешәр кешене генә кертәбез, дип, ишекне ябып куя. Комментарийларның барысында да диярлек риазасызлык, көчле эмоцияләр сизелә: “Мәктәпләрдә шундый сак торссын иде”, “Үзен хөрмәт иткән кеше андый урыннарга йөрми“, “Аллам сакласын! Түзеп булмый, сүгенәсе килә”, “Сатучыларда түгел проблема, аларны тикшерүчеләр, штраф салучыларда”, “Йөрмәгез ул кибетләргә, үзләре ялыначаклар аннары, бәяләрне дә төшерәчәкләр”. 


Быелгы рекордсмен постлар исемлегенә кергән тагын бер видео – Чаллыда күптән түгел булган аянычлы хәл шаһитыныкы. Аны 246 мең кеше карады. Шәһәребезнең 39нчы мәктәбендә 6нчы сыйныф укучысы 3нче каттан тәрәзәдән сикерде. Кадрда мәктәп тирәсендә әле кар капларга өлгермәгән үләндә яткан бала күренә. Аның “Ай авырта” дип ыңгырашканы, башка укучыларның “Кая Софья? Ник сикерде ул?” дип еламсырап сөйләшкәннәре ишетелә. “Куркыныч яшь.. Баланың башында ни барын белмәссең”, “”Бәлки укытучылар аркасында бу адымга баргандыр. Тикшереергә кирәк, Хәзер кансызлык чәчәк ата”, “”Алла сакласын”, “Телефон боза хәзерге яшьләрне”, исән генә булсын” дип язды интернет кулланучылар. 

 

Инстаграм аккаунтыбызның йөзе - шагыйрә, блогер Айзирә Имамова. Аның катнашындагы постларны аеруча яратып карыйлар. Хезмәттәшебезнең "Бүләк алыргамы, юкмы?" дигән ролигы 2 көн эчендә 5,5 мең тапкыр каралды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль челтәрләр инстаграм яңалыклары

2
X