Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суррогат әни бала өчен бирелгән акчага нәрсә сатып алган?

Розалия Мәмәтова планнары белән уртаклашты.

Исегезгә төшерәбез, үзенең 2 баласы булган Розалия Мәмәтова ноябрь аенда чит булган гаиләгә кыз бала табып бирде. Бу инде аның икенче тапкыр суррогат әни булуы. Беренче тапкыр ул 2 бүлмәле фатир алган иде. Бу юлы тәҗрибәле анага гонорарны күбрәк түләделәр. Төгәл суммасын әйтми. Ул инде акчаның бер өлешенә "Гранта" машинасы алган, калганын фатирларын яңартуга тотачагын әйтте. Бу юлы 3 бүлмәлене карый. 

- Мин күптәннән машина турында хыялланам. 2 балалы әнигә хәзер автомобильсез кыен. Балаларны яхшы фатирда үстерәсем килә. Әтиләренә бөтенләй өмет юк бит, - дип уртаклашты ул. 

Беренче тапкыр суррогат әни булырга Розалия ире белән аерылышкач, алга таба ничек яшәргә дигән чакта тәвәккәллек кыла. 

Фотолар Розалия Мәмәтованың шәхси архивыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суррогат әни