Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суыткычтагы кавынны сорамыйча алган өчен, Чаллы кешесе күршесен үтергән

Кичә Чаллының Тынычлык проспектындагы тулай торакта 45 яшьлек ир-атның мәете табылган, аның гәүдәсендә пычак кадаган яралар булган. Алдан уйлап, сәламәтлеккә авыр зыян салу турында җинаять эше ачылган.

Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тәртип сакчылары гаепләнүчене – һәлак булган ир-атның 34 яшьлек күршесен тоткарлаган. Ул гаебен танып күрсәтмәләр биргән: алар бергә хәмер эчкән. Бер мизгелдә 45 яшьлек ир-ат уртак суыткычтагы кавынны сорамыйча алган. 34 яшьлек ир-ат пычак алган һәм күршесенең аягына кадаган, шуннан соң чыгып киткән.

Яраланган ир-ат бераздан вафат булган. Тоткарланган ир-атны сак астына алачаклар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев