Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

СВО хәрбиләренең күңелләре тулды

115нче балалар бакчасы җылы очрашу оештырды.

115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасына кунакка ялга кайткан хәрбиләр килде. Бакча җитәкчелеге, тәрбиячеләр, ТОС рәисе, волонтёрлар – һәммәсе бар иде. Ә иң мөһиме хәрбиләрне түземсезлек белән балалар көтте. Зәңгәр экраннардан гына күрергә күнеккән геройлар белән якыннан танышу алар өчен зур вакыйга булды. 3нче һәм 12нче төркем балалары концерт куйды. Җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. 104нче десант-штурм дивизиясендә хезмәт итүче хәрбиләрнең хәтта күңелләре тулды.

«Мондый җылы очрашулар безне канатландыра, көч бирә. Махсус хәрби операциядә катнашуыбыз юкка түгел икәненә тагын бер кат инандык», – диделәр. 

Балалар бакчасы ай дәвамында гуманитар ярдәм җыйды. Азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары, тәм-томнар... Балалар әти-әниләре белән рәсемнәр ясап, теләкләрен ирештереп хатлар язды. Боларның барысы да хәрбиләргә тапшырылды. 

«Без СВОда хезмәт итүче хәрбиләребез белән горурланабыз. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, безнең иминлегебез өчен көрәшә. Аларның батырлыклары турында балалар яшьтән үк белеп үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия бүгенге көндә бик мөһим», – диде балалар бакчасы мөдире Рима Кузнецова. 

Хәрбиләр дә бүләк белән килгән. СВОда бергә хезмәт итүче дусларыннан рәхмәт сүзләре язылган келәм тапшырдылар. 

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев