Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

СВОга булышучы ханымны бакчасына кертмиләр

Аны поселокның Ватсап чатыннан да чыгарганнар. Сәбәбе нидә?

Редакциягә борчылып Сәрия ханым Сәгадәтова шалтыратты. Ул гаиләсе: кызы һәм оныгы белән Тукай районындагы «Заречье» бакчачылык ширкәтендә яши. Күптән түгел ширкәткә тимер капка куйганнар. Сәрия ханым безнең гаиләне машина белән анда кертмиләр дип зарланды.
– Капканы һәр участоктан 16 мең 500әр сум акча җыеп урнаштырдылар. Мин үзем аны куярга риза булмасам да акча бирдем. Беренчедән, һәр бакчачы үз участогына иркен үтә алырга тиеш. Икенчедән, шул акчага юлларны карасалар яхшырак булыр иде. Кышын урамдагы карны да чистартмадылар хәтта. 

Күптән түгел йөк машинасы белән линолеум алып кайттык. «Капканы ачыгыз әле», – дип ширкәт рәисе Руслан Григорьевка шалтыраткан идек, ул: «Минем эш сәгатем бетте», – дип тыңламады. Чыннан да, кичке 5 тулып киткән иде. Тик ул биредә яши бит, капканы ачар өчен кнопкага басу җитә.

Минемчә, ул кызыма ачу итеп шулай эшли. Кызым Лилиана Клементьева киявем йөрәк авыруыннан үлеп киткәч балаларын ялгыз тәрбияли. Улы Булат фронтта медик. Ике ел элек Булат янына барып кайткач, кызым СВОда эшләүче табибларга ярдәм җыеп илтә башлады. Лилиана бакчачылар җыелышларында «уңайсыз» сораулар бирә – акчаларның нәрсәгә тотылганын, рәсми документлар белән таныштыруларын сорый. Бу рәискә, әлбәттә, ошамый. Шуңа күрә аны поселокның Ватсап чатыннан да чыгардылар.

2023 елның сентябреннән бакча участогын кызым исеменә яздырдым. Милек хуҗасы буларак, барлык взносларны да, капка өчен дә ул түләде. Ә рәис безгә бурычларыгыз бар, ди. Үзе төгәл суммасын да әйтми, документларын да күрсәтми.

Конфликт башлангач, икенче кызым Диләрә дә Руслан Григорьевка шалтыратты. «Ник машина белән керергә комачаулыйсыз? Бала мәктәпкә бара алмый», – дигәнгә ул кычкырып көлгән, кысылмаска кушкан. Шул сөйләшүдән соң аңа таныш түгел номердан «Беги» дип янап язып җибәрделәр

Лилиана Клементьева белән без дә сөйләштек.
– Без капкадан үтә алмавыбыз, рәиснең закон белән исәпләшмәве (самоуправство) турында участковыйга гариза яздык. Ачыкларбыз дип ышандырдылар. Әлегә хәбәрләр юк, – диде ул.
«Заречье» бакчачылык ширкәте рәисе Руслан Григорьевтан: «Капкадан керә алмаулары дөресме?» дип соравыбызга: «Чөнки аларның бурычлары бар», – дип җавап бирде. 
– Участоклары өчен 2023 елга взнослары түләнмәгән. Мин ширкәт уставына таянып эш итәм, закон бозмыйм. Бурычлары булса да, алар урамындагы карны да чистарттырдым. Узган ел бездә мобиль вышканы яндырдылар, шуңа видеокамера куярга ниятләдек. Тик Лилиана моңа да акча бирми, – дип сөйләде.

Бурыч суммасын сорагач, Руслан Петрович ханымнарның үзләреннән сорарга кушты. 

Руслан Григорьев «Лилиана янына билгесез кешеләр килә, бәлки алар законсыз гамәлләр эшлиләрдер» дип шикләнүен дә белдерде. Тик ханым үзләренә чит кешеләр килүен кире кага. Лилиана Клементьева – шәһәрдә билгеле шәхес. Ул ике елдан артык фронттагы медикларга кирәк-яраклар җыеп озатучы хәйрияче. Лилиананың сеңлесе Диләрә Гәрәева белән башкарган изге эшләре турында «Шәһри Чаллы» газетасы 2023 елның сентябрендә язып чыкты. Бу хакта БИРЕДӘ укыгыз.

Тукай районы бакчачылар ширкәте ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков ситуация белән таныш булып чыкты.

– Лилиана Клементьева миңа ширкәт уставы, җыелыш протоколы белән таныша алмавын, әнисенең 2023 елга кадәр милек хуҗасы булса да, бурыч турында хәбәрдар булмавын әйтте. Моның өчен капкадан кертмәү дөрес түгел дип саныйм. Үзара анлашып эшләргә кирәк. Хокуклар бозылган очракта судка мөрәҗәгать итәргә.

Редакциядән. Беренче карашка бакча ширкәте рәисе өч хатын-кыз белән гадел булмаган көрәш алып бара. Без вакыйгаларны күзәтеп барачакбыз. 

/ Фото Лилиана Клементьевадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

9

5

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев