Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын бер пункт ачылды (+фотолар)

Җәмәгать транспортныда куар-кодларны кертү сәбәпле, вакцина ясатырга ажиотаж булмасын өчен шәһәрдә тагын бер мобиль пункт ачылды. Ул ГЭС бистәсендәге Муса Җәлил урамында Сбербанк бүлегендә урнашкан.

Әйтергә кирәк, иске шәһәрдә бу беренче вакцина ясау пункты. Моңа кадәр мобиль пунктлар «Тулпар» һәм «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә ачылган иде. Биредә гриппка каршы да, коронавирус инфекциясенә каршы да прививкалар ясатырга була. Әлеге пункт иртәнге сәгать 10ннан кичке 4кә кадәр эшли. 
Бүлектә прививка ясау өчен махсус бер кабинет бирелгән. Беренче көнне биредә 8нче шәһәр шифаханәсенең табиблары эшләде. 
– Ике сәгать эчендә без 20 кешегә прививка ясадык, – 8нче шифаханә фельдшеры Гөлназ Әхмәтшина. – Башта кешеләрнең температурасын, кан басымын, КИСЛОРОДын тикшереп карыйбыз. Вакцина ясатырга килгән кешенең тамагы авыртып, ютәлли икән, аларга ике атнадан килергә кушабыз. Без беренче компонентны гына куябыз. Икенчесен шифаханәдә ясатырга кирәк.
Камилә Ниязова әлеге пункт турында дустыннан белгән. 
– Мин ГЭС бистәсендә яшим, мондый пунктның ачылуы турында ишеткәч, бирегә килеп ясатырга булдым, – ди ул. – Моңарчы эшләми идем, өйдә утыргач кирәге булмады, хәзер эшкә урнаштым, шуңа ясатырга булдым. Траспортка да кертмиләр икән куар-кодсыз, анысы да минем өчен яңалык булды. Өйдә утыргач, бернәрсә дә белмисең икән. 
Прививка ясатырга теләүче кеше үзе белән паспорт, полис һәм СНИЛС алып килергә тиеш. 
Бүгенге көнгә Чаллыда 222 204 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 155 819 икенче компонентын алган. 
Күмәк иммунитет булдыру өчен 328,3 мең шәһәрдәшебездә прививка ясалган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка