Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын бер үзенчәлекле күргәзмә

Экспозициядә рәсем сәнгате әсәрләре сериясе тәкъдим ителгән, аларда төрле темалар ачыла, әмма төп тема – кешенең табигать, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән бәйләнеше.

Шәһәребезнең картиналар галереясе халыкта рәсем сәнгатенә мәхәббәт уятуда максатчан эш алып бара. Биредә даими рәвештә берсеннән-берсе матур күргәзмәләр оештырыла.

Шушы көннәрдә галереянең  кече залында Чаллы рәссамы Галина Гатауллинаның «Янәшәдә матурлык» исемле шәхси күргәзмәсе эшли башлады. Экспозициядә рәсем сәнгате әсәрләре сериясе тәкъдим ителгән, аларда төрле темалар чагылдырыла, әмма төп тема – кешенең табигать, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән бәйләнеше. Абстракт эшләрдә «хәрәкәт» темасы үсештә. Автор әйтүенчә, тормыш – ул танго, анда иң мөһиме – хәрәкәт. Әгәр тукталсаң – бию туктаячак, димәк, тормыш та...

Күргәзмәне ачу тантанасында музыкантлар, рәссамнар чыгыш ясады. Алар Галина Гатауллинаның иҗатына югары бәя бирделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынлы сәнгать күргәзмәләр