Талпаннан зыян күрүчеләр буенча Чаллы - икенче урында
Яңалыклар тасмасы

Талпаннан зыян күрүчеләр буенча Чаллы - икенче урында

ТР Роспотребнадзор идарәсе яңа күрсәткечләр җиткерде.

 

Татарстан буенча талпаннан зыян күрүчеләр саны 6 меңгә якын. Аларның 1569ы – балалар. Роспотрбенадзор белгечләре әйтүенчә, канэчкеч бөҗәкләрдән күбрәк Казан халкы зыян күргән. Медицина учреждениеләренә 1800дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Икенче урында – Чаллы. Зыян күрүчеләр – 800гә якын. Түбән Кама да калышмый, 466 кеше талпан эләктергән. 

Татарстанда иксод талпаны боррелиозының ике очрагы һәм талпан энцефалитының бер очрагы теркәлгән.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев